Мөнир Рахмаев мәҗлестә сугышкан
Мәдәният

Мөнир Рахмаев мәҗлестә сугышкан

Белүегезчә, артистларның күбесе төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйлар.

Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый. Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми - үзе дә берне суга.

"Минем кулым авыр, теге егет бер сугудан егылды да куйды. Артист кеше көчсез, үзен яклый алмый дип уйлаучылар өчен бу бер сабак булыр" - дип сөйләде Мөнир. Әйтеп үтергә кирәк, җырчы үзе эчми дә, тартмый да. Киләсе көнгә, сугыш чукмары Мөниргә шалтыратып гафу үтенгән. "Мин аңа ачу сакламыйм" - дип белдергән җырчы "TMTV" телеканалына.

http://tuylar.ru/


сугышу Мәҗлес

Нет комментариев