Илсаф кызын кияүгә бирде (ФОТО)
31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган.
- Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды...