Танылган язучы Зифа Кадыйрова әсәрләре 2013 һәм 2014 елларда "Ел китабы" бәйгесендә җиңү яулаган иде. Чаллы театры сәхнәгә куярга алынган "Язмыш сынавы" повестен Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла сәхнә әсәре иткән. Татарстанның халык артисты, режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин әсәрне сәхнәгә куя.
Сәхнәгә кую эшләренең ничек башлануы, ни рәвешле баруы хакында без беренче булып Чаллы татар драма театры мөдире, якташыбыз Рашат Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек.
-Зифа Кадыйрова әсәрен куюны безгә тамашачылар тәкъдим итте. Безнең театр куелачак спектакльләр исемлеген булдырганда азмы-күпме булса да тамашачы фикеренә дә колак сала. Тамашачы сорый икән, без аны үтәргә тиеш.
Әсәрне сәхнәләштерүгә керешүнең башы җиңел генә булмады. "Язмыш сынавы" повестена берничә язучы, драматург инсценировкалар язып карады. Аларны үзебезнең сәнгать шурасында барлагач, өйрәнгәч, кабул ителмәде. Аннан инде мин, шушы әсәрне куя алмассызмы дип, Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. Ул: "Уйлап карармын. Зифа Кадыйрованы укыйлар дип беләм. Халык сорый икән, без ул әйберне эшләргә тиеш",-диде. Шәхсән үзе Ркаил Зәйдуллага "шушы әсәргә инсценировка яза алмассыңмы?" дип мөрәҗәгать иткән. Менә өченче талпыныштан соң сәнгать шурасы "ярыйсы гына сәхнә әсәре килеп чыккан" дигән фикергә килде.
-Рашат әфәнде, язучы Зифа Кадыйрова әсәрләрен иҗат әһелләре, шулай ук язучыларның бер өлеше чын иҗатка, чын китапка санамый. Шәхсән сезнең фикерне дә ишетәсе килә.
-Зифа ханым халык телендә, халыкчан итеп, үзе ничек итеп фикер йөрткән, шулай итеп яза. Зифа ханым белән сөйләшкәндә "профессионал язучыларның минем китапларны яратмауларына үпкәләмим. Халык чират торып укый икән, тагын нәрсә кирәк", дип белдерә. Димәк, халык аны кабул иткән. Безнең дә кайбер спектакльләрне театр тәнкыйтьчеләре кабул итә алмый. Шул ук вакытта дистәләрчә мең тамашачы аларны яратып карый. Менә Зифа Кадыйрова белән дә шундыйрак хәл килеп чыкты.
Без әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Илдар Хәйруллин белән дә әңгәмә корып алдык.
-Илдар әфәнде, сез уңай да, тискәре дә бәя алган әсәрне сәхнәгә чыгарырга алынгансыз. Инде беркадәр эшләр дә башкаргансыз. Әсәр кыенмы, артистлар ничек кабул итә?
-Беренчедән, мин Зифа Кадыйрова иҗатына бәя бирүдән куркыр идем. Ул ничек язса да, димәк дөньяны шулай күргән, тормышны шулай күзәткән, аны шулай кабул иткән. Эчке кичерешләрен, тойгыларын шулай кәгазьгә салган да, менә шундый әсәрләр туган. Халык чыккан бер китабын алып тора. Спектакль турында да сүзләр чыгуга, мин китап кибетләреннән Зифа ханымның әсәрләрен эзләдем. Әмма алар юк иде. Шулай да табып, бик кызыксынып укып чыктым. Һәр укучының үз тоемлавы бардыр. Мин дә башта аптырап калдым. Нечкә генә бер әйбере күңелемә тиде. Хатын-кыз язмышы, хатын-кызның бу тормыштагы урыны һәм ниләр күрүе.
Миңа иң кызыклысы-кеше язмышы. Без Ркаил Зәйдулла белән инсценировкага алынгач, шундый максат куйдык - кеше язмышындагы бүгенге тормышының бер битен күрсәтергә. Ркаил белән ярты еллап эшләдек, хәзер инде артистлар белән кую эшенә керештек. Минем үземә дә бу әсәр белән эшләү бик кызык. Ходай рәхмәте белән нәтиҗәсе дә әйбәт булыр дип ышанып калыйк.
Гафиулла Газиз.
Нет комментариев