Балык Бистәсендә «Язмыш сынавы» әсәре куелачак
Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» әсәрен Чаллы татар драма театры хатын-кызлар көненә бүләк итеп 4 мартта сәхнәгә чыгарачак. Ә 9 мартта ул район мәдәният йортында якташларыбызга тәкъдим ителәчәк.