Аның укучылары – 100 балл ияләре
Мәктәп укучыларының редакциягә сыйныф җитәкчеләре Ольга Бекеева турында язма алып килүләрен хәтерлим әле мин. Анда җылы һәм чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре күп иде. Димәк, укытучы балаларның игътибарын һәм мәхәббәтен яулый алган.
Укытучы эшчәнлеген ул Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң Рус Әшнәге мәктәбендә башлый. Биш еллап химия дәресен укыта. 1995 елда Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе укучыларына белем бирә башлый.
-Эшли башлаганда авырлыклар булды. Ләкин кечкенә мәктәп белән чагыштырганда кызыграк иде,-дип сөйли ул.
Ольга Бекееваның 24 ел педагогик стажы бар. Аның укучылары район олимпиадаларында һәр елны да призлы урыннар алалар. 2013 елда Руфинә Сәлахиева химия буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыя. Узган уку елында тагын бер укучысы Регина Миннегалиева да шундый ук уңышка ирешә. Бу укытучы һәм укучының бердәм уңышы һәм тырышлык нәтиҗәсе.
-Кызларның икесе дә эшчән, тырыш булдылар. Үзләре дә күп көч куйдылар. Өстәмә сораулар бирделәр, биремнәр алып килделәр, җыентыклардан да файдаландылар. Шулай бергә әзерләндек без. Дәресләрне мин кызыклы һәм аңлаешлы итеп алып барырга тырышам,-ди укытучы.
Ольга Юрьевна химия дәресләре укытудан тыш, 11 сыйныфларның класс җитәкчесе дә әле. 2013 елда ул район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Яңа уку елында да аңа уңышлар юлдаш булсын.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев