Явым-төшем көтелми
Көн темасы

Явым-төшем көтелми

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 февральдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.

Республикада явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 5-10, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 0-5 градус салкын.

Казанда төнге сәгатьләрдә 6-9, аязганда - 12 градус салкын булачак. Көндез 0-2 градус салкын булыр дип фаразланыла.

12 февральгә каршы төндә 6-11, аязганда 15 градуска кадәр салкынайта.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54088

Фото: http://www.cherdakup.com/sites/default/files/fotdir/DSC_2589.JPG


аяз

Нет комментариев