Татарстанда карлы-буранлы һава торышы саклана
Көн темасы

Татарстанда карлы-буранлы һава торышы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 мартта, болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада вакытлыча кар явачак, урыны белән буран чыгу ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр төшә. Җил төньяк-көнбатыштан исә, вакыты белән юнәлеше көньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәюе дә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.


Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез - 0-5 градус салкын булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-7, көндез исә - 0-3 градус салкын булуы фараз кылына.

19 мартка каршы төндә Татарстанда 7-12 градуска кадәр салкынайта.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55376

Фотосы: briansk.ru


Һава торышы карлыбуран

Нет комментариев