Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсе районы авылларында тимер чыңлавы әле ишетелә-фото

Техника утарында тимер чыңлавын бүген бик сирәк авылларда гына ишетергә мөмкин. Бик күпләр бу кирәкле хезмәттән инде бөтенләй баш тартканнар.

Ә менә "Масловский" хуҗалыгының техника төзәтү остаханәсендә булганда яшьлеккә кире кайткандай тоелды. Биредә барысы да элеккегечә, тимерчелек тә көйле эшли. Мичтә алсуланып күмер яна. Анда тырма тешләрен кыздырып, кыйнаганда тирә-юньгә ут чаткылары чәчелә. Тимер чыңлавы ямь биреп яңгырап тора. Бу хезмәтне күп еллардан бирле биредә Гайсә Хәбриев күңелен биреп башкара башкара. 27 ел элек ул аның серләренә Олы Әшнәк авылында тимерче булып эшләгән бабасы Нәбиуула абзыйдан өйрәнеп калган. Бу һөнәр аның тормышында бик ярап куйган. Хуҗалык җитәкчеләре елның елында аңа мөрәҗәгать итеп кызу эш вакытында ярдәмгә чакыралар үзен. Чыннан да нигә әле зур суммада акча сарыф итеп тырма тешләрен читтән сатып алырга. Тимерчелектә эшләнгәне күпкә чыдамлырак һәм сыйфатлырак була бит. Бу көннәрдә ул эшләгән тырма тешләре заводтагыдан бер дә ким түгел. Барысы да бер стандартта эшләнгән. Көненә 14-15 тырмага җитәрлек итеп әзерли ул аларны. Соңгы вакытларда әле теге-яки бу җайланманы эшләүдә ярдәм сорап күрше-тирә хуҗалыклардан да бик күпләр киләләр икән аның янына. Үзенә йөкләнгәнне ул һәрвакыт җиренә җиткереп яхшы сыйфат белән башкарырга гадәтләнгән.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыңлавы тимер