18 июньдә Рамазанның беренче көне
Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла. Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.
Ният һәм ифтар догасы
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".
Авыз ачканнан соң: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү". Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.
Рамазан аена намаз вакытлары:
http://dumrt.ru/news/news_10410.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев