Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Белешмәне каян алырга?

Хәзер эшкә урнашканда хөкем ителгәнлеккә (ителмәгәнлеккә) белешмә таләп итәләр. Аны каян алырга мөмкин соң? И. Шакирҗанов. Балык Бистәсе.

Газета укучыбыздан килгән бу сорау белән Балык Бистәсе районы буенча эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
Хөкем ителгәнлеккә (ителмәгәнлеккә), яки җинаять җаваплылыгына тарту (туктатылу) турында белешмә бирү буенча мәгълүматны түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин:
1. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә. Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К. Фукс урамы, 3а/22 йорт.
Кабул итү көннәре: сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга-9.00 дан 17.00 сәгатькә, шимбә-9.00 дан 12.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 8(843) 221-20-02.
Дәүләт хезмәте күрсәтүнең үтәлү срогы 30 көн.
2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе буенча бүлегендә. Адресы: Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе поселогы, Октябрская урамы, 31 йорт.
Кабул итү көннәре: дүшәмбе-җомга 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Дәүләт хезмәте күрсәтүнең үтәлү срогы: гаризаның Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә кергән көннән алып 30 көн.
3.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә. Адресы: Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе поселогы, З. Шәймәрданов урамы, 31 йорт. Телефон: 2-34-30, 2-04-04.
4. Интернет челтәре аша, http:// www.gosuslugi.ru. электрон порталында. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең үтәлү срогы 10 көн.
Фотосы: balt-house.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каян алырга? Белешмә