Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Зилә Кыямова: Надежда Николаевна - безнең яраткан укытучыбыз

Бишенче сыйныфка күчкәч, безне рус теленнән Надежда Нәбиуллина укыта башлады. Ул безнең мәктәбебезгә 1988 нче елда эшкә килә. Үзе Теләче районы Олы Нырсы авылыннан.

Надежда Николаевна - тәҗрибәле һәм тырыш укытучы. Аның дәресләре кызыклы һәм төрле. Безгә, татар балаларына, рус теле авыр бирелсә дә, укытучыбыз кулланган чаралар аша үзләштерү җиңелрәк. Без аның һәр дәресен көтеп алабыз.

Укытучы апабыз хәзерге көндә берсеннән-берсе гүзәл кызлары белән горурланып яши. Алар Данил абый белән бергәләп дүрт кыз үстерәләр. Ул - гаиләдә бәхетле әни, сөекле тормыш иптәше, кадерле әби дә.

Кыямова Зилә,

Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Фотосы: daynr.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев