Уйнап – көлеп, җырлап – биеп яшибез
Күптән түгел без-Корноухово авылы үзешчәннәре "Гомерләрне үлмәс җыр итик без" дип исемләнгән концерт программасы белән Тулуш авылында кунакта булып кайттык. Авылы халкы безне бик җылы каршы алды.
Концертны бик матур итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Бәдретдинова алып барды. Дарья Максимованың дәртле биюләре, картлар йортында эшләүче кызларның Фәрит Гариповның гармун моңнарына кушылып җыр сузулары, егет-кызларыбызның берсеннән-берсе шаян, көлкеле "күчтәнәчләре" беркемне дә битараф калдырмады.
Авылыбыз үзешчәннәре үз чыгышларында сугыш темасын да читләтеп үтмәде. Резидә Хәсәнованың "Ана бәйрәме" шигырен сәнгатҗле итеп сөләве, Айрат Хәбибуллинның зур осталык белән "Сугышка китәм" җырын башкаруы күпләрнең күңелен нечкәртеп, күзләрен чыландырды. Сугыш елы биюен башкарган Гөлшат Баһавиевага тиңнәр табылмады. Зал алкышлардан тынып тормады. Тамашачылардан әйтелгән рәхмәт сүзләре күңелне сөендерде.
Бу көнне халык рәхәтләнеп ял итте. Әлеге тирән эчтәлекле концертта Корноухово авылы янгын сүндерү бүлеге егетләре, картлар йорты коллективы, урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Бәдретдинова һәм укучылар актив катнаштылар. Алга таба да шулай дус, тату булып, кунакларга йөрешеп, уйнап-көлеп, җырлап-биеп яшәргә язсын!
Гүзәл Хәбибуллина.
Корноухово авылы Мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев