Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Җырчы якташыбыз пешерергә өйрәтте

Телевидениедән яратып карый торган тапшыруларымның берсе-"Татар халык ашларының серләре".

Анда танылган шәхесләребез яраткан ризыкларының серләрен ачалар. Бүгенге көндә чит ил ризыклары пешерү гадәткә керә башлады. Җаның теләгән ризыкның тәмен татып карау өчен берсеннән-берсе матур бизәлгән, исемнәре белән үзенә чакырып торган кафе-рестораннар күбәйде. Аш-су пешерү өлкәсендә тапшырулар артты. Ә күңелгә якыны татар халык ашлары. Тәмле ризык пешерү өчен дә җитезлек, сабырлык, күңел байлыгың киң булу кирәк. Пешергән ризыгыңны матурлап кунакларга тәкъдим итү өчен рәссам сәләте дә мөһим.
"Татарстан "Яңа гасыр" каналыннан алып барылган "Татар халык ашларының серләре" тапшыруында халкыбызның яраткан җырчысы, сезнең район егете Илназ Минвәлиев катнашты. Ул камырга төрелгән ит пешерергә өйрәтте. Көрәшче, танылган җырчы, гаилә башлыгының аш-су остасы да икәнен күреп бик сөенеп карап утырдык. Җанлы әңгәмә белән үрелгән тапшыруда Илназның бар тормыш юлын тыңлап, яңа ризык пешерү серенә төшенеп, аңа сокланып карадык. Рәхәтләнеп әңгәмәгә кушылган, елмаюы йөзеннән китмәгән, әлеге шәхескә хөрмәтебез артты. Уллары турында горурланып сөйләрлек уңышлары бар икән. Барысы да сәләтлеләр, спорт буенча Рәсәйкүләм уздырылган чараларда катнашулары зур дәрәҗә. Уку алдынгылары, спортчы, гармунчы улларың булса, чыннан да сокланырсың! Боларның барысы да әти-әниләре биргән тәрбия нәтиҗәсе. Илназ үзе дә вакытын бушка уздырмый, күп спорт төре белән дә шөгыльләнә. Ул атларны да ярата. Атта йөрү-аның яраткан спорт төре икән.
Туган ягын яраткан, үз халкына хезмәт иткән Илназның: "Гаиләм өчен тырышам, шулар өчен яшим!"-дигән сүзләре дә хөрмәткә лаек. Илназ Минвәлиев биш ел пешекче, 10 ел җыр өлкәсендә хезмәт иткән. Үз тырышлыгы белән исемен танытуы-күпләргә үрнәк. Улларын тырыш, мөстәкыйль булырга өйрәтүе дә үз тормыш тәҗрибәсеннән киләдер. "Тырышкан табар-ташка кадак кагар", дигән татар халык мәкале җырчыбызга туры килә. Тапшыру дәвамында Илназ Минвәлиевнең җитез генә әзерләгән камырга төрелгән ит ризыгы барыбызны кызыксындырды, түзмәдек, икенче көнне пешереп карадык.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Альбина Шайгарданова,
Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташ