Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Яшәсен шат, көр күңел!” Олы Солтанны яулап кайтты ( фотолар)

Шушы көннәрдә без-Корноухово авылы үзешчәннәре "Яшәсен шат, көр күңел!" дип исемләнгән концерт программабыз белән күршебез - Олы Солтан авылында кунакта булып кайттык. Авыл халкы безне бик матур һәм җылы каршы алды.

Корноухово картлар йорты коллективының берсеннән-берсе көлкеле скетчлары, Фәрит Гариповның гармун моңнарына кушылып, матур итеп җыр сузулары, Корноухово янгын сүндерү бүлеге командиры Айрат Хәбибуллинның күңелләрне айкап алырлык җырлары, мәдәният йортында эшләп килүче "Молоток" бию түгәрәгенә йөрүче кызларыбызның биюләре тамашачыларның күңеленә хуш килде. Алкышлардан, шатлыклы елмаюлардан тынып тормаган зал моның шулай икәнлеген дәлилли иде. Әниләр турындагы монологны исә залда утыручы өлкән буын күз яшьләрсез генә тыңлый алмады.

Ике сәгатьтән артыкка сузылган концерт "Эх", - дигәнче үтеп тә китте. Әлбәттә инде дөрес һәм гадел бәяне тамашачы бирә. Концертыбызны башыннан ахырына кадәр күзәтеп утырган район башкарма комитетының иҗтимагый һәм мәдәни өлкә бүлеге башлыгы Наталья Чернова сәхнәгә күтәрелеп, безнең тарафка бик матур һәм җылы сүзләр әйтүе, зур рәхмәт сүзләрен җиткерүе безнең күңелләрне тагын да дәртләндереп, киләчәктә дә илһамланып эшләргә көч-куәт биргәндәй булды. Киләчәктә дә багланышларыбыз өзелмәсен, һәрчак шулай дус-тату булып, кунакларга йөрешеп, җырлап-биеп, уйнап көлеп яшәргә язсын!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев