Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Янгынны сүндерүдә катнашкан барлык кешеләргә чиксез зур рәхмәтең белдерделәр

Бәла-каза һич көтмәгәндә, уйламаганда килә икән шул.

Узган ял көнне яшен сугып сараебызга ут капты. Барыбыз да каушап, югалып калганда авыл җирлеге башлыгы Илнур Ибраһимов оештыру эшләрен үз кулына алды. Янгын машиналары чакыртты. Иң беренчеләрдән булып Починоктан янгын машинасы белән Минсалих Мингалиев килеп җитте. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнил Бикмуллин трактор белән су сыешлыгы, КУН агрегаты китерде. Югары Тегермәнлек янгын посты машинасы да тиз килеп җитте. Иң мөһиме-авыл халкы, күршеләр, кунакка кайткан кешеләр бердәм булып янгынга каршы күтәрелделәр. Шул рәвешле, йортларыбызны янгыннан саклап кала алдык.
Янгынны сүндерүдә катнашкан барлык кешеләргә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Йортларын, гаиләләрен, якыннарын кайгы-хәсрәт, бәла-каза читләтеп үтсен. Бу теләкләргә күршеләребез Габдрафыйк Закиров, Рөстәм Гыйзетдинов гаиләләре дә кушыла.
Рафис Гыйлемханов.
Фото:

http://iz.com.ua/zaporoje/34381-v-zaporozhe-za-sutki-v-treh-chastnyh-d…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев