Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Таулар авылы җирлеге Сафин Исмәгыйль Нәгыйм улы һәм авылыбыз клубы мөдире Җәләлов Газинур абый авылыбыздагы сугыш чоры балаларына медаль һәм тәм-томнар өләшеп чыктылар.
Аларның әйткән матур сүзләре, исәнлек теләүләре, картларны шулкадәр сөендерде ки, хәттә күзләрдәге яшьләрен дә тыя алмадылар.
Аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Гомерләрегез озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмәгез, олылыарны олылаган өчен Ходай сезне зурласын.
7 нче сыйныф укучысы Исламия Хабибрахманова, Таулар авылы.
Фото:http://www.volzsky.ru/index.php?wx=16&wx2=24360
Нет комментариев