Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әшнәклеләр Олы Солтанда концерт куйганнар-Фото

Кар бураннары,якты хатирәләре белән куңелгә кереп калган кышны озаткан бер кичтә без- Олы Әшнәк җирлеге үзешчәннәре Олы Солтан авылына юл тоттык.

Шактый ерак ара булса да талгын гына яуган карга сокланып,ниндидер бер канатлану хисе белән барып җиткәнне дә тоймадык. Безне нурлы,заманча итеп төзелгән мәдәният йорты һәм анын ачык йөзле хезмәткәрләре каршы алды. Безнең үзешчәннәрнең күбесенең әлеге авылга бәйле хатирәлэре шактый:кайсы шушы авылда белем алган, кемнеңдер яшьли сөйгән ярлары шушыннан, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә бар. Ниндидер бер эчке дулкынлану белән тамашачы җыелганын күзәтәбез. Билгелэнгэн сәгатькә шактый халык җыелды. Менэ берәм -берәм җыр сузабыз,көлкеле номерларны башкарып, биеп алабыз. Солтанлылар йотылып һәр чыгышны карап,алкышлап торалар. Мин аларның карашларында халык җырларына,үзләренең яшь чакта башкарган җырларга сусау хисен тойдым. Көндә зәнгәр экраннар аша күренеп торган артистларның түгел ,нәкъ т менә үзешчәннәр чыгышы аларга кадерле булуын сиздем. Бу авылда гомер итүче апасы янына авылдашыбыз Галиева Фирая апа да шушы концертны карарга махсус кайткан иде. Минем нигез күршеләрем булган авылдашларыма,шушы кичәнең истәлеге итеп, уземнең кул эшләнмәләремне бүләк иттем."Кем булыйм икэн сина?"җырын Фирая апа якташларына бүләк итте. Кичә бер тында үтеп тә китте,вакытның узганы сизелми дә калды.Солтан халкы безне көчле алкышларга күмде.Гармун моңы,матур җырлар бик күпләрне яшьлегенә алып кайтты,хатирәләрне яңартты.Солтанның кадерле бер киче менә шулай үтеп тә китте. Мәдәният хезмәткәрләре зур рәхмәтләр әйтеп,тәмле бәлешләр белән сыйлап безне озатып калдылар. Киләчәктә дә менэ шулай аралашып яшэргә, кичләрне күнелле итеп үткәрергә насыйп булсын!!!

Ләйсән Садреева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт