Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Һәркемнең беренче мөгаллиме була

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, һәрбер уңышның башында укытучы торганлыгын һәркем таный.

Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
Әйе, һәркемнең беренче мөгаллиме була. Ул бар кешедән дә матуррак, акыллырак, сине генә яратадыр кебек тоела. Барыбыз да, бер кулыбызга чәчәк бәйләме, икенчесенә, үзебездән дә зуррак сумка тотып, тәүге кабат мәктәпкә баруыбызны, анда елмаеп каршы алган беренче укытучыбызны күңелебез түрендә саклыйбыз.
Түбән Тегермәнлек авылы мәктәбендә, чирек гасырдан артык сабыйлар күңеленә гыйлем орлыклары чәчүче шундый укытучыларның берсе Гәбдриева Әлфия Габделхәй кызы турында язып үтәсем килә. 28 ел дәвамында һәр көнне бөтен җанын-тәнен биреп , сөенеп, ашкынып эшенә бара ул.
Әлфия-минем яшьлек дустым. Яшьлегебезнең иң матур елларында без аның белән бергә Казан Дәүләт педагогия институтында белем алдык, математика укытучысы һөнәренең серләренә төшенергә тырыштык. Студент еллары күңелле узды. Лекцияләр, практик эшләр,имтиханнар, бергәләшеп авылга кайтулар...5 елга сузылган институт еллары сизелмичә дә үтеп китте. Икебезнедә үзебезнең туган ягыбызга- Балык Бистәсе районының төрле мәктәпләренә эшкә билгеләделәр. Матур гына эшли башладык. Һәрвакыт аралашып, бер-беребез белән киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек.Тормыш юллары безне кабат үзебезнең туган авылыбызга, туган мәктәбебезгә алып кайтты. Икебез дә үзебезнең Түбән Тегермәнлек мәктәбендә хезмәтебезне дәвам иттек.
Әлфия Гәбдриева-бик түземле, сабыр мөгаллим! Шуңа күрәдер дә ул балаларның беренче укытучысы була алды. Ул нәни бала белән шатлана да, көенә дә белә. Әле яңа гына бакчадан килгән баланы мәктәп тәртипләренә өйрәтергә, уку белән кызыксындырырга зур тырышлык кирәк.Тырыш мөгаллим нәниләрне намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, һәрберсендә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Яңалыкларга омтылучы, төрле методикаларны кулланып балаларга төпле белем бирүче укытучыны хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар хөрмәт итәләр. Ата-аналар үзләренең балаларын беренче сыйныфка, Әлфия Габделхаевнага бик теләп, зур ышаныч белән бирәләр.
Минем дустым, хезмәттәшем Әлфия Гәбделхаевна ике кызымның да беренче укытучысы булды. Моның белән мин бик горурланам һәм сөенәм. Аларның укуда Һәм тормышта ирешкән уңышларында, әлбәттә ,беренче укытучысының роле аеруча зур.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Индера Шигапова,
Түбән Тегермәнлек мәктәбенең профсоюз оешмасы җитәкчесе.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөгаллим