Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Рәхмәт хаты

Мин район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәваланып чыктым.

Бу бүлекнең табибы Ринат Рафыйк улы Гыйниятуллинга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аңа иң беренче сәламәтлек, тормышында бәхет, авыр, ләкин мактаулы эшендә зур уңышлар телим. Яшь кенә булуына карамастан өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бик игътибарлы, үзенең акыллы киңәшләре белән дә җанны дәвалый. Хәзерге акчага корылган заманда, шушындый яшь буын табиблар үсеп чыгуы күңелне сөендерә.

Зур ихтирам белән Т. Н. Гыйльметдинова. Ямаш авылы.

* * *

Җир йөзендә сәламәтлектән дә кыйммәтрәк, кадерлерәк нәрсә юк. Авырып киттек исә табибларга мөрәҗәгать итәбез. Безнең әтиебезгә дә район үзәк больницасы терапия бүлегендә дәваланырга туры килде. Дәвалаучы табиб Айнур Гайнетдиновның үз эшенә җаваплы каравын, ягымлы, җылы сүзләре белән авыруларны терелтү өчен тырышканын әтиебез безгә җиткерде.

Әмма, ачы язмыштыр озак вакыт каты авырудан соң әтиебез Әсхәт Нәдырша улы Салихов арабыздан мәңгелеккә китте. Кулларыннан килгәнчә бар тырышлыкларын куйган хирургия бүлегендәге табибка-Булат Әминовка, шәфкать туташларына, мәрхүмне соңгы юлга озатуда катнашкан барлык туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, стомотология хезмәткәрләренә матди һәм мораль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай сезнең барчагызны сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән сөендерсен.

Салиховлар,

Ямаш авылы.

Фотосы: www.playcast.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев