Район үзәге музеенда дини вә гыйльми юнәлешләрдә дә чаралар үтә
Агымдагы мәдәният, рухи мирасыбызны саклау елында музейларның эшчәнлеге аеруча җанланды. Моны районыбыз үзәгендәге туган якны өйрәнү музейы мисалында да күрергә мөмкин.
Биредә соңгы елларда башка темалар белән бер рәттән ислам мәдәнияте, дини йолалары бүлеге дә эшләп килә. Бу илебездә дин тоту иреге бирелү, мәктәпләрдә "Диннәр мәдәнияте нигезләре" укытыла башлау белән дә бәйле. Музейда Һиҗри җәдвәл буенча барлык тарихи бәйрәмнәр билгеләп үтелә.
Быел Зөлхиҗә-хаҗ, Корбан аен каршылау өчен алдан ук әзерлек эшләре башланды. Күргәзмәгә Корбан йоласы, мөселманнарның Мәккә шәһәренә хаҗ сәфәре турында мәгълүматлар, хаҗиларның кием,әсбаплары, изке Коръәннең гарәпчә, татарча, русча тәфсир язмалары, Мөхәммәд галәйһиссәләмнеңң хәдис-китаплары, намаз җиһазлары, шәкертләр өчен дәреслекләр һәм башка йөзгә якын экспонат куелган иде. Аны тәкъдир итү Корбан гаете алдыннан, өлкәннәр көненә багышлап уздырылды. Мәҗелескә өлкәннәр, мәдрәсә мөгәлимәләре, динебез белән кызыксынучылар килгән иде.
Шириаздаан хаҗи
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото авторы: Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев