Минем әнием ике эбиемне дә тәрбияли
Мин сезгә үземнең әнием турында сөйләргә телим. Минем әниемнең исеме Лилия.
Ул унберьеллык мәктәптә укып, аны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Әнием Ямаш авылында 18 яшендә сыер савучы булып фермада эшләгән. Шуннан соң ул Күгәрчен авылына килен булып төшкән. Әнием белән әтиемнең ике баласы бар: берсе кыз, берсе малай. Без гаиләдә 6 кеше. Әнием барыбызны да тигез күреп, сабыр гына хатын-кыз һәм әни вазыйфаларын башкара. Ул ике әбиемне дә бер дә авырыксынмыйча тәрбияли.
Ул - матур, чибәр, акыллы әни. Әнием бар эшне дә булдыра, уңган, тырыш.
Әнием, сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек телим, нурлы йөзеңнән беркайчан да елмаюың сүрелмәсен.
Ризәлә Гыйлемханова,
Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев