Күптән түгел генә җомга намазына җыелган авылдашларыбыз белән бик җитди сөйләшү булып алган иде.
Мәчетебездә имам хатыйп вазыйфасын башкарган Рамазан хәзрәтнең сәламәтлеге какшап китү сәбәпле мәчетебез имамсыз калды. Бу хәл авыл кешеләрен дә борчуга салды. Аны алыштырырга теләк белдерүчеләр булмау сәбәпле, мәчетебезнең ябылу чигенә җитүен искә алып, республика мөфтиятенә хәбәр бирдем. Анда авыллар белән эш итүче Рөстәм хәзрәт Хәйруллин минем белән элемтәгә чыгып районның баш мөфтие Сәүдахан хәзрәт белән мәсәләне уңай хәл итәргә ышандырган иде. Ниһаят районыбызның баш мөфтие Сәүдахан хәзрәт килеп авыл халкы белән очрашып, сайлау үткәрергә карар кылдылар. Имам хатыйплыкка кандидат итеп Илгиз әфәнде күрсәтелгән иде. Авыл кешеләре аңа олы ышаныч күрсәттеләр. Аның үзенә йөкләнгәнне аклап чыгачагына шикләнмибез. Сәүдахан хәзрәткә дә бик рәхмәтле калдык. Ул авыл кешеләренә мәгънәле, тирән эчтәлекле вәгазьләрен сөйләде, мәчетебезне ярдәменнән ташламаска ышандырды.
Тәнзилә Шәрәпова.Хезмәт ветераны.
Балыклы Чүкәй
авылы.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев