Корноухово мәктәбе укучылары бадминтон уйнарга яраталар
Быелгы уку елында физкультура безнең Корноухово мәктәбе укучыларының иң яраткан дәресләренең берсенә әверелде дә куйды.
Яңа укытучыбыз Рәис Гильметдинович Хәлилов укучыларда физик культурага мәхәббәт уятты. Бик күбебез бадминтон белән шөгыльләнә башладык. Бигрәкләрдә файдалы икән ул, беренче карашка гади генә уен. Мускулларны, буыннарны ныгыта, җитезлекне арттыра. Шуның өстенә күзләргә дә файдасы бик зур икән. Боларны безгә яраткан укытучыбыз аңлатты. Бадминтон белән бер-ничә ай гына шөгыльләнсәк тә, район күләмендәге ярышларда катнаша башладык. Алина Зарипова, Регина Шәрәфетдинова, Владислав Бояршинов, Инсаф Бикметов, Валерия Давыдова призлы урыннар да алдылар. Туризм буенча командабыз икенче урынга чыкты.
Каникуллар чорында мәктәптә узган иптәшләрчә очрашу аеруча күңелле, истә калырлык булды. Без анда бадминтонның яңа алымнарын өйрәндек, тәҗрибә уртаклаштык. Иң мөһиме яңа дуслар таптык. Очрашу тәмләп чәй эчү, бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Менә шулай, безне укытучыбыз сәламәт яшәү рәвешенә тарта, алга максат куеп, аңа ирешергә өйрәтә.
Виктория Соснина,
8 сыйныф укучысы.
Фото: https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=6ceb3a410fab0941983d913c4071f59c&n=33&h=190&w=304
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев