Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Корноухово авылындя “Янгын сүндерүчеләр” белән “МЧС” лар ярышты (ФОТО)

Корноухово авылы Мәдәният йортында янгын сүндерү бүлеге командиры Айрат Хәбибуллин белән берлектә "Сак бул! Куркыныч!" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Чарага килгән балаларны ул кыскача гына янгын сүндерү хезмәтенең тарихы белән таныштырып үтте, ут патшасы - Бөек Прометей турындагы риваятьне сөйләде.

Балалар ике командага бүленде, һәр команда үзенең капитанын сайлады. Һәрбер конкурс мавыктыргыч та, шул ук вакытта тәрбияви дә иде. " Яшь МЧСлар" һәм "Яшь янгын сүндерүчеләр" командалары бер дә югалып калмадылар. Үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп, табышмакларга да җавап бирделәр. Рәсемнәргә карап, янгын чыгу сәбәпләрен дә ачыкладылар. Янгын, ут турында мәкаль-әйтемнәр сөйләп ярыштылар, бергәләшеп кроссворд та чиштеләр.

Әлеге чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе - ул капитаннар бәйгесе булгандыр, мөгаен. Ике якның да капитаннары карточкаларга язылган сорауларга бик тиз һәм төгәл җавап бирделәр.

Чарага килгән һәр балага янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен киеп карау мөмкинлеге дә тудырылды. Әлеге эшне һәркем зур кызыксыну белән башкарды. Әлеге чараның җиңүчесе итеп "Яшь янгын сүндерүчеләр" командасы (капитаны Инсаф Муминов) билгеләнде. Аларга кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Утта янмый, суда батмый торган кыю, батыр, җаваплы егет-кызлар булып үсегез. Бүгенге чарада сөйләнелгән "алтын кагыйдәләр" сезнең хәтерегездән югалмас, дигән өметтә калабыз", - дип төгәлләде үз чыгышын янгын сүндерү бүлеге командиры Айрат Хәбибуллин.

Гүзәл Хәбибуллина,

Корноухово авылы Мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев