Күгәрчен урта мәктәбендә очрашу узган
Шушы көннәрдә Күгәрчен урта мәктәбендә дә күңелләрне җылытырлык "Студентлар белән очрашу" кичәсе булып узды. Әле кайчан гына "Саубуллашу вальсы"н җырлап, алар мәктәптән таралышкан иде. Хәзер инде безгә үрнәк булырлык абый-апалар булганнар.
Бәйрәм кичәсе һәр студентның үзен укыткан мөгаллимнәргә рәхмәт сүзе белән башланып китте. Аларның һәрберсе ныклы белем, дөрес тәрбия биргән укытучыларына хөрмәт белән карыйлар. "Ничә кеше булса, шулкадәр язмыш" дигәндәй, мәктәбебезне тәмамлап чыгучыларның да һәрберсенең юллары аерым, алар төрледән-төрле белем йортларында укыйлар. Һәрберсе үзләренең мәктәп, студент тормышында булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Барысының да сөйләгән сүзе ихлас иде. Без югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләренә укучы студентлар белән очрашып фикер алышу бик кирәк, безне алда зур сынаулар көтә, әле күбебез кем булырга теләвен дә аңлап бетерми, ә студентлар исә безгә юнәлеш бирделәр.
Мәктәп еллары, гүзәл яшьлекнең онытылмас мизгелләре, хатирәләре белән үрелеп барган, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән кичә булды бу. Чыннан да, "Бер очрашу-үзе бер гомер" дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Очрашу һәр студентның, укытучылар һәм укучыларның күңеленә хуш килде.
Энҗе Хәйруллина,
Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=ee1c078ddc37ba118c23dc95ee76a0d3&n=33&h=190&w=285
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев