Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Безгә язалар

Күгәрчен мәктәбендә “Аҗаган” уены күптәнге традицияләргә таянып үткәрелә( фотолар)

Күгәрчен мәктәбе укучылары кояшлы бер матур көндә "Аҗаган" уенына җыелдылар. Бу уен Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелде.

Безнең мәктәптә "Аҗаган" уены күптәнге традицияләргә таянып үткәрелә. Укучыларның әти-әниләре дә бу уенда чыныгып үскән.

Менә уеннар башланды. 5-11 нче сыйныф укучылары 2 командага бүленеп ("Кызыллар", "Яшелләр"), ярышны башлап җибәрделәр. Беренче ярыш - командаларның рапорты, җыр белән сафта атлау. Монда һәрбер уенчының формасы, погоны, автоматы да тикшерелде.

Моннан тыш яралыга беренче ярдәм күрсәтү, "туп"ны боҗра эченә кертү, автоматны вакытка сүтеп җыю, "мина" эзләү, хәрби темага багышланган сорауларга җавап бирү, 1 км арага йөгерү кебек ярышлар үткәрелде, сугышчан газета чыгарылды. Соңыннан бар уенчылар да бергәләшеп "кыр кухнясы"ннан тәмле ризыклар белән сыйландылар. Бу вакытта хөкемдарлар уеннарга нәтиҗә ясадылар.

"Яшелләр" командасы - 62 очко, "кызыллар" - 66,5 очко җыйдылар.

Уеныбызның максаты булып, укучыларда туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, җаваплылык хисләре, тапкырлык, җитезлек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү торды. Уенны оештыруда физик тәрбия һәм ТИН укытучысы МаратХөснетдинов һәм баш хөкемдар Рөстәм Шакиров башлаg йөрделәр.

Т.Закирова,

Күгәрчен мәктәбе татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев