Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Иң сөенгәнем, әтиемнең кайтуы булды”

"Иң сөенгәнем, әтиемнең кайтуы булды",- ди Хәтимә әби. Бөек Ватан сугышының тынганына 70 елдан артык вакыт үтте. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, ятим балалар килеп баса.

Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез авыр кайгы китерде. Туган илебезне сакларга күпме ир-егетләребез киткәннәр, ә күпме хатын-кызларыбыз, әбиләребез армый-талмый, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйганнар.

Менә шундыйларның берсе: Кече Укмас авылында ялгыз гомер итүче тыл ветераны, булганына шөкер кылучы-Бадрутдинова Хәтимә әби турында язып үтмәкче булам. Мин үзем шәхсән Хәтимә әби белән күршеләр. Аңа һәрвакыт булышып торам. Ә быелгысы уку елында без 8, 9 нчы сыйныф укучылары аны шефлыкка алдык. Бер килүебездә сыйныф җитәкчебез Хөсәенова Миңнегөл апа белән бергәләшеп сугыш чорында күргәннәре турында видео эшләдек. Аны бөтен мәктәп укучыларына күрсәттек.

Сугыш башланганда Хәтимә әбигә нибары 11 яшь булган. Сугыш башланганның шул атнасында әтиләрен сугышка алып киткәннәр. Өйдә биш бала. Нишлисең, өлкән бала буларак Хәтимәгә әнисенә ияреп урагын да урырга, чәчүен дә чәчәргә туры килгән. Яшь сабый бала дип тормаганнар, авылдашларына ияртеп районнан Байтирәккә чәчүлек орлыгы ташыганнар. Кайчакларда көненә 2 шәр тапкыр барырга туры килгән. Үгез җигеп, колхозның исән калган малларына су ташуларын, хәзер дә еламыйча сөйли алмый.

Ләкин Хәтимә әби шул авыр елларда иң шатланган бер көнем аеруча истә калды ди: "Әтисенең сугыштан кайтуы".

Әтисе окопта чагында ике аягын да өшетә. Аны госпитальгә озаталар. Бик күп вакыт дәваланырга туры килә. Ләкин врачлар аякларын берничек тә саклап кала алмыйлар, тиздән кисәләр. Шул сәбәпле вакыттан алда сугыштан кайтырга туры килә. Әтием ике аяксыз кайтса да, Әтиле булу шатлыгы көчле булды". Чөнки, бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип киткән авылдашларының күбесе туган туфракларын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк,- ди ул.

Язмамны тәмамлап, безнең арабызда Хәтимә әби кебек хезмәт сөюче ил батырлары бик күп. Без аларга баш ияргә бурычлыбыз. Аларны онытырга хакыбыз юк.

Дамир Хисматов

Бәтке урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Фото: http://www.retromap.ru/show_pid.php?pid=76732

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев