Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Халык ышанычын гамәлләрендә аклый

Зур Мәшләк авылында яшәп, шәфкать туташы булып эшләүче Ризәлә Маннанова турында язып үтәсе килә.

Ул безгә Бикчурай авылыннан Камил исемле егеткә тормышка килде. Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Беренче кызларын никах үткәреп олы тормыш юлына чыгардылар. Малае үз яннарында 8 нче класста укый.

Тормышлары бар кешегә дә үрнәк. Безнең Ризәлә Зур Мәшләк, Югары Мәшләк авылларына 27 ел хезмәт күрсәтә. 532 кеше, шулар арасында 70 баласы гына бар. Безнең Ризәлә көн-төн безнең сакта. Кесәсендәге телефоны тынганы да юк. Мин аның күршесендә яшим. Мәшәкатьләрен, изге гамәлләрен белеп торам.

Хезмәте бик авыр да һәм саваплы да. Авыруның да ниндие генә булмый. Беренче диагнозны да ул авыруларга үзе куя. Ризәләнең җәмәгате Камилгә дә бик зур рәхмәт инде. Югары Мәшләккә авырулар янына барганда машинасы белән кем алып бара дисеңме, ул билгеле.

Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.
Тәгъзимә Мәннанова.
Зур Мәшләк авылы.
Фото:

http://susanin.udm.ru/news/health?day=2&month=8&year=2010&PAGEN_1=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәфкать туташы булып эшләүче хезмәте бик авыр да һәм саваплы