Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Гомерем буе көттем бу сөюне...”

"Гомерем буе көттем бу сөюне..." Бу сүзләрне Раил бүген сөйгән ярына пышылдый. Еллар узган саен мәхәббәт суына, югала диләр. Бүген без сезгә матур мәхәббәт тарихын бәян итәбез.

Раил белән Татьяна тәүге тапкыр 15 ел элек очраштылар. Татьяна, машина йөртү таныклыгын алу белән, юл патшасына әйләнде. Аның шәхси автомобиле-"Запорожец" барлыкка килде. Көннәрдән бер көнне Татьяна бертуган абыйсын өенә кайтарып куярга ният кыла. Ләкин абыйсы үзе генә булмый, аның белән Раил исемле чибәр егет тә кереп утыра. "Менә шул чагында салкын су сипкәндәй булды, фикерләр буталды, хисләр дөрләде. Шул мизгелдә туды ул беренче мәхәббәт!",-дип искә төшерәләр алар бу тәүге очрашуны.
...Яшьләр бергәләп кичке шәһәр урамыннан иңләде, таң атканын каршы алдылар. Бар да бәхетле, бар да матур, бар да шулай булыр төсле. Әмма, язмышның үз кагыйдәләре һәм аларны аралап үтү мөмкин түгел. Көтмәгәндә генә Раил белән Татьянаның сукмаклары аерылды.
Һәрберсе "бәхетле" булырга тырышып, аерым тормыш юлыннан буйлады. Ләкин яшьлек мәхәббәте бер көн, бер минут, бер мизгел дә күңелдән китмәде. Хисләр, без гади кешеләр күрә алмаслык илаһи көчкә ия.
15 ел гомер узган, күпме сулар аккан, күпме язлар килгән. Раил белән Татьяна кулларыннан нык кысып бүген Балык Бистәсе районы гаилә хәлен теркәү бүлегендә гомерлеккә язмышларын бер итү өчен түрдә урын алдылар. Гашыйклар көне алдыннан Раил белән Татьяна матур гаилә кордылар. Аерым сукмаклар бергә кушылды, уйлар, хисләр, теләкләр уртакка әйләнделәр. Яшь парларның тагын бер үзенчәлекле, үзләренә генә туры килә торган "13" саны бар. Аларның шәхси транспортлары-13 нче модель, алар сатып алган йорт 13 саны астында, 13 е көнне алар гаилә кордылар һәм вакытын да 13:00 булсын дип сайладылар.
Мәхәббәт бер килсә, гомерлеккә кала икән! Бүгенге мәхәббәт тарихына сабак рәвешендә тукталдым. Ә инде без үз чиратыбызда Раил белән Татьянага чиксез мәхәббәт, матур гомер юлын узуларын теләп калыйк.
Лилия Кәримуллина,
район гаилә актларын теркәү бүлеге җитәкчесе.
Фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=e66118f36b4180309c781bee18efaa6d&n=33&h=215&w=382

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөю