Бәхетсезлек ваемсызлыктан килә
Безгә язалар

Бәхетсезлек ваемсызлыктан килә

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре өчен быелгы ел күңелсез саннардан башланды. 1 гыйнварда Яңа Сала авылында чыккан янгыннан сагаерга да өлгермәдек, "кызыл әтәч" күрше Шомбыт авылына килеп "кунаклады". Анда мунча урынында калган хәрәбәләрне күзаллавы да кыен. Бүген, ягъни, 5 гыйнварда Югары Тегермәнлек авылындагы янгын исә фаҗигале тәмамланган. 1970 нче елгы ир-егетнең...

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре өчен быелгы ел күңелсез саннардан башланды. 1 гыйнварда Яңа Сала авылында чыккан янгыннан сагаерга да өлгермәдек, "кызыл әтәч" күрше Шомбыт авылына килеп "кунаклады". Анда мунча урынында калган хәрәбәләрне күзаллавы да кыен.
Бүген, ягъни, 5 гыйнварда Югары Тегермәнлек авылындагы янгын исә фаҗигале тәмамланган. 1970 нче елгы ир-егетнең әлеге янгын корбаны булуы аеруча аяныч. Бәхетсезлекнең сәбәбе дә аның йортта спиртлы эчемлек куллануы һәм саксызлыгыннан дип фаразлана.

(фото yandex.ru сайтыннан алынды).


Нет комментариев