Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе узды

Яңа Арыш авылында "Өлкәннәрне хөрмәтлик!"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

Яңа Арыш авылы китапханәсендә, авылыбыз мәдәният йортында һәрдаим бәйрәм кичәләре, әдәби очрашулар әледән -әле үткәрелеп тора. Әлеге бәйрәм кичәбезне авылыбызның мәдәният йортында үткәрергә булдык. Бәйрәмгә 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк булган ир-ат һәм хатын-кызларыбыз чакырылды.Авылыбызда аларның исәбе 95 кә якын.Кадерле өлкәннәребез өчен уен-көлкеле концерт оештырылган иде.Әлеге чарада 5нче сыйныф укучылары да катнашты.Халык, аеруча Илүзә Нәкыйф кызының биюләрен , Гөлсинә Ибрахим кызының мөнәҗәт әйтүен , Рәшидә Габдулгали кызының үзе язган шигырен укуын аеруча җылы кабул итте.Ә иң куанычлысы- халыкның зарыгып көткән җырчысы- Бәширә Насыйрова килеп үзенең моңлы җырларын халыкка бүләк итүе зур шатлык уятты.Бәйрәм рухы түгәрәк өстәл артында дәвам итте.Өлкәннәребезгә әлеге чара бик ошады.Алар өйләренә сөенеп кайтып киттеләр.Без әлеге бәйрәм чарасын оештыруда матди яктан булышкан авыл җирлегебез башлыгы Хәлим Сәлимҗан улы Зариповка , аның тормыш иптәше - Нүрсинә Фәйзрахман кызына, пешекчебез-Зәмзәмия Фәйзрахман кызына, депутатыбыз-Нурия Миннахметовнага, мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.Бәйрәмнәребез Һәрвакыт бергә, күңелле узсын.Табыннарыбыз тулы ризык, күңелләребез һәрвакыт күтәренке булса иде дигән теләктә калабыз.

Китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичә бәйрәм