Балык бистәсе районы Корноухово авылында “Эх, Масленица” дип аталган бик матур чара үткәрелде
Халык рәхәтләнеп ял итте
20 нче февраль көнне Корноухово авылы Мәдният йортында авыл халкы өчен "Эх, Масленица" дип аталган бик матур чара үткәрелде. Әлеге чараны бик җылы, бик эчтәлекле итеп Корноухово авылы китапханә мөдире Татьяна Угарова алып барды. Иң беренче ул тамашачыларны кыскача гына бәйрәмнең тарихы бедән таныштырды, бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар, бала-чагалар җыелды. Бинага тәмле коймак исе таралды. Бәйрәмгә кунак булып әкият геройлары - Кар бабай, Яз кызы, Карачкы да килгән иде. Кар бабай балаларга "күчтәнәч"кә күп кенә уеннар, конкурслар алып килгән. Балалар ярыша-ярыша рәсем дә ясадылар, биеделәр дә, җырладылар да. Яз кызының табышмакларына да, тапкырлык күрсәтеп, бик җитез генә җавап бирделәр. Татьяна Капитонованың матур итеп такмак әйтеп биюе тамашачыларны таң калдырды.
Соңыннан бәйрәм урамда, Карачкыны ягу күренеше белән дәвам итте. Карачкы тирәли әйләнеп, матур җырлар җырланды. Теләүчеләр Рәшит Кәримов гармун моңнарын тыңлап, аллы- гөлле сөлгеләр, кыңгыраулар белән бизәлгән атларда авыл әйләнде.
Бәйрәм җыр, биюләргә үрелеп, тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланып, кичкә кадәр дәвам итте. Бу көнне олысы- кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Авылдашларның рәхмәт сүзләрен ишетү, ягымлы, шатлыклы йөзләрен күрү минем өчен бик зур сөенеч.
Гүзәл Хәбибуллина.
Корноухово авылы Мәдәният йорты директоры.
Фото: http://magia.ru/category/zashhitnaya-magiya/pisma-zashhitnaya-magiya/p…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев