Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Күки авылында өлкәннәр өчен кичә уздырылды

Октябрь аеның беренче атнасы өлкәннәр ункөнлеге. Шул уңайдан 4 октябрь көнне Күки авылында зур кичә узды. Авылыбызның өлкәннәре бер табын артына җыелды.

Традицион рәвештә үткәрелеп килгән бу бәйрәм башка елгыларыннан үзенчәлекле булды. Быел ул мәктәп ишегалдына агач утырту белән башланып китте. Авылдашыбыз, Татартан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы ярдәме белән кайтартылган нарат, кызыл имән агачларын һәркем үз куллары белән утыртып калырга ашыкты. Бу изге гамәлнең Корбан аена туры килүе күңелләргә икеләтә шатлык өстәде.
Бәйрәм табын артында дәвам итте. Аны Күки мәдәният йорты директоры Гөлфинә Сәләхиева алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов кичәне ачып җибәреп, яңа гына башланып киткән хезмәт юлында өлкәннәрдән хәер-фатыйха алды. Бәйрәмгә кунак булып килгән хакимият башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, депутатыбыз Рөстәм Гыйльманов авылыбыз өлкәннәрен бәйрәм белән котладылар. Харис Мусин да авылдашларына җылы теләкләрен җиткерде. Авыл халкы җырга-моңга бик оста. Ямь өстенә нур өстәп бәйрәмдә берсеннән-берсе матур, моңлы җырлар башкарылды. Мәктәп укучылары исә "Беренче театр" спектаклен күрсәтте.
Бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләр: Тәлгать Гыймаев, Фәрит Сәлахиев, Зөфәр Заһидуллин, Фәнис Әлмөхәммәтовка, әлеге мул табыннарны әзерләүчеләргә чиксез рәхмәтләрен белдереп, көр күңел белән таралышты авылдашлар.
Бәйрәм икенче көнне дә дәвам итте. Авылыбыз депутатлары Марат Фәсхиев һәм Илһам Бәдретдинов авылыбыз өлкәннәренә күчтәнәчләр тараттылар. Шулай ук депутатларыбыз ярдәме белән авылны "Чәкәнәй" дип аталган өлеше белән тоташтыра торган күпер яңартылды.
Җирле үзидарә советы рәисе Альберт Бәдретдиновның беренче адымнары күркәм эшләр белән башланып китте. Авылыбызда барлыкка килгән "Өлкәннәр аллеясы", күпер яңартылу моның ачык мисалы. Бер-бер артлы башкарылган бу изге гамәлләр авыл халкы күңелендә, чыннан да, зур бәйрәм рухы уятты. Кылган гамәлләребез, эшләгән изгелекләребез Ходай ризалыгы өчен булсын иде.
Гөлнур Мусина.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр