Балык Бистәсе район электр челтәрләрендә янгынга каршы өйрәнүләр узды-Фотолар
Балык Бистәсе район электр челтәрләрендә янгын-коткару часте белән берлектә янгынга каршы өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләргә баш инженер Госман Галямов җитәкчелек итте. Аның барышын район электр челтәрләре начальнигы Ринат Хәмидуллин, Идел буе электр челтәрләренең хезмәтне саклау буенча инженеры Игорь Бондаренко күзәтеп тордылар. Өйрәнүләрдә барлык электротехник персонал катнашты. Аның максаты- хезмәткәрләрнең янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту иде.
Алдан төзелгән сценарий буенча 9 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә 10-кв №17 һава линиясенең №23 баганасында үткәргеч өзелә һәм янгын (уйланма) чыга. Бу аварияне ликвидацияләүдә смена диспетчеры, оператив бригада электр монтерлары үз вазыйфаларын ялгышларсыз үтәделәр. Янгынчылар килгәнче,янгыны җәелдермәү буенча чаралар күрделәр. Килеп җиткән янгынчыларга тиешле күрсәтмәләр бирелде һәм янгынны тулысынча сүндерелде.
Шулай итеп, берләштерелгән өйрәнүләр уңышлы узды.
Эльвира Закирова, район электр
челтәрләре хезмәткәре.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев