Балык Бистәсе авылларында гошер бәйрәме уздырыла
Авылларда гошер бәйрәме. Көз-байлык, муллык фасылы. Елның бу чорында кешеләр бакчаларында үстергән кишер, чөгендер, бәрәңге, суган һәм башка уңышларны казып ала, эре-эре хуҗалыклар басу кырлардагы иген, арыш, кукурузны суктырып, амбарларга озата. Ислам дине кагыйдәләре буенча без көзен алган шушы уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга, мескен-ятимнәргә, дин юлында хезмәт итүчеләргә,мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә...
Авылларда гошер бәйрәме.
Көз-байлык, муллык фасылы. Елның бу чорында кешеләр бакчаларында үстергән кишер, чөгендер, бәрәңге, суган һәм башка уңышларны казып ала, эре-эре хуҗалыклар басу кырлардагы иген, арыш, кукурузны суктырып, амбарларга озата. Ислам дине кагыйдәләре буенча без көзен алган шушы уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга, мескен-ятимнәргә, дин юлында хезмәт итүчеләргә,мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә өлеш чыгарырга, ягъни гошер сәдакасы бирергә тиеш.
"Гошер" сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә "гашәрә", ягъни "ун" дигәнне аңлата. Яңгыр суы белән үскән уңышның- уннан берен, сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү зарур. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең "Әнгәм" ("Терлек") сүрәсендә: "Өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез",-ди.
Аллаһ Тәгаләбезнең сүзләрен истә тотып, районыбызның күп кенә авылларында ел саен гошер бәйрәме уздырылып килә. Ел да әлеге чарада Биектау, Таулар, Мәшләк, Бикчураш, Тәберде-Чаллысы, Яңасала, Чаллыбаш, Мәмле Казаклар-Чаллысы авыллары актив катнаша. Быел да авыл халкы бакчаларыннан алган уңышның бер өлешен мәчетләргә китерде. Авыллардан җыелган уңыш Биектау авылы мәчете янына, күптән түгел генә махсус гошер сәдакасы өчен төзелгән бинага, тупланылды. Яңавыл авылы имамы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әйтүенчә, гошер мәркәзебез Казанның "Ислам динен кабул итүгә-1000 ел" мәдрәсәсенә, Россия Ислам университетына җибәреләчәк. Аллаһ ризалыгы өчен дип бирелгән уңыш-белем алучыларны, укытучыларны тукландырыр өчен тотылачак.
Әлеге күркәм чарада катнашучыларга, үз транспорты белән гошер сәдакасын урнаштыруда ярдәм иткән Фердинант Хакимовка, Рәмис Шәймардановка районыбыз мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов рәхмәтен белдереп: "Аллаһ Раббыбыз малларына бәрәкәт бирсен. Җыеп алган уңышларының рәхәтен күререгә язсын. Киләчәктә дә изге гамәлләребез дәвамлы булса иде!" -дигән теләкләрен җиткерде.
Динара Хисаметдинова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев