Балтачлылар башлангычы
Безгә язалар

Балтачлылар башлангычы

Районыбызның Балтач (Юлсубино) халкы 1 май бәйрәмендә авылдагы Закир бабай чишмәсен төзекләндерү өмәсен игълан иткән. Бу хакта авылның социаль челтәренә дә мәгълүмат эленгән.

Әлеге күркәм башлангычка кушылып, акчалата ярдәм итүчеләр дә бар инде. Халыкның: "Күмәк көч тау күчерә", дигән әйтемен искә алсак, чишмәнең тиздән җырлый-җырлый үз агышын алачагына шик юк. Афәрин, балтачлылар! Сезнең матур инициатива башка авылларга да үрнәк булып күчсен иде.


Нет комментариев