Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Безгә язалар

Бабам белән горурланам

Минем бабам, Әгъзәм Кәрим улы Касыймов, 1918 елның 9 апрелендә Кызыл Йолдыз районының Тегермәнлек авылында крестьян гаиләсендә туган.

Алар гаиләдә дүрт бала үсәләр. Бабай 14 яшеннән колхозда эшли башлый: җир сукалый, чәчү чәчә, олылар белән иңгә иң торып хезмәт итә.
1936 елны аны колхоздан Мәскәүгә җибәрәләр. Ул анда ике ел төзелештә эшли.1938 елда туган авылына кайта, шул ук елны Кызыл Армия сафларына алына. Украинаның Венский өлкәсендә хезмәт итә. Ә немец илбасарларына каршы көрәшне 1941 елда Сталинградта башлый. Александр Невский исемендәге миномет полкында разведчик-күзәтүче булып хезмәт итә. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, өченче Украина фронтларында дошманга каршы көрәшә. Бухарестны, Будапештны, Белградны азат итүдә катнаша. Фашистларны Австриягә таба куып китәләр. 1945 елдагы каты бәрелешләрнең берсендә бабам каты яралана. Бабам өчен сугыш Венада тәмамлана. Ә җиңү көнен Одесса шәһәрендә каршылый. Шунда тагын бер ел хезмәт итә әле. Бары тик 8 елдан соң гына, 1946 елның сентябрендә, ялга кайту бәхетенә ирешә. Олы улына да 8 яшь тулган була инде.
Сугышта бабай "За победу над Германией", "За боевые заслуги", "За оборону Сталинграда", "За освобождение Белграда" медальләренә лаек була. 1947 елның сентябрендә ул туган авылына катып колхозда эшли башлый. Әминә әби белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. 1994 елда бабай да, әби дә вафат булдылар.
Мин Бөек Җиңүгә зур өлешен керткән батыр бабам белән горурланам.
Сөмбел Вәлиахметова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев