Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына зурлап азык-төлек пакетлары тараттылар.
Бик яхшы гамәл әлбәттә. Әмма бер нәрсә күңелне тырнап үтте. Пакетларга аракы да тыкканнар. Ветераннарның күбесенә 80-90 яшь булуын, намаз укуларын онытып җибәргәннәр күрәсең. "За Родину! За Сталина!,-дип һөҗүмгә күтәрелер алдыннан эчтек инде фронтовой 100 граммны. Ә хәзер нәрсәгә бирәләр икән инде ул шешәне?"-ди бер таныш бабай. "Бу пакеттагы ризыкларны ашарга ярыймы икән соң? Аракы белән бергә торгач харам булмыйлар микән",- дип гаҗизләнә икенче бер әбекәй.
Октябрь аенда үткәрелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә оешмалар үзләрендә эшләп чыккан ветераннарны чакырып котлыйлар. Монысы да бары тик хуплауга лаек традиция. Әмма анда да өстәл уртасына аракы чыгарып куялар. Шулай итеп дин тотучы әби-бабайларны кыен хәлдә калдыралар. Пакетларны әзерләүчеләр, бәйрәм табыннары оештыручылар бу мәсьәләгә җитдиерәк якын килсеннәр иде. Бу язмам кайберәүләргә ошамас та бәлки. Әмма өлкәннәрнең фикерен җиткерергә кирәк санадым.
Барлык райондашларны изге Рамазан ае белән котлыйм. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
Раилә Дудко.
Нет комментариев