Алтмыш ел бергә гомер итү ул үзе бер хезмәт
Күбебез күршедә яшәүчеләр турында аз беләбез. Кайберләренең тормыш юлы кызыклы була. Андый кешеләр турында башкаларга да сөйлисе килә.
Минем бер гаилә турында язып үтәм. Аларны Олы Кульга авылында күпләр белә. Изге күңелле, яхшы сыйфатлы булулары белән алар арлашканнар күңелендә озак саклана.
Сычевлар гаиләсе алтмыш ел бергә гомер кичерәләр. Очраклы гына күрештергән көн Михаил белән Елизаветаны мәңгегә бергә итә. Зифа буйлы Михаил тыйнак, күркәм Лизаны үзенә карата. Алар гаилә корып җибәрәләр. Еллар үтә, тормыш үзгәрә. Ләкин аларның бер-берсенә булган хисләре, хөрмәте сүрелми, югалмый. Алар Олы Кульгада туганнар, гомер буе монда яшәделәр. Балалар үстерделәр, онык-оныкчыклар тәрбиялиләр.
Елизавета белән Михаил киң күңелле, гадел, тәртипле, сүз кешеләре. Тышкы яктан бик җитди күренсәләр дә күңелләре нечкә һәм ачык. Алтмыш ел бергә гомер итү ул үзе бер хезмәт. Чөнки Бриллиант туй ике кешенең бергә хезмәт нәтиҗәсе. Тормыш иткәндә нинди генә киртәләр, авырлыклар булмагандыр. Алар барысын да җиңеп, гаиләне саклап кала алган. Алар бүген дә бик бәхетле. Яшьләр өчен, балалары, оныклары өчен менә дигән үрнәк гаилә. Чәчләренә чал керсәдә ягымлыгы, тормышны яратуы белән алар күркәм күренәләр. Елизавета Павловна һәм Михаил Никоноровичка чын күңелдән шатлыклы көннәр, озын гомер телисе килә.
Галина Морозова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев