Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди корноуховолылар

Корноухово авылы Мәдәният йортында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар һәрдаим үткәрелеп торды. Әлеге чараларга авылыбызның апа-абыйлары белән беррәттән, мәктәп укучыларының да бик күпләп, зур кызыксыну, олы бер теләк белән килүе күңелне сөендерә.

Авылыбыз Мәдәният йортында балаларда "Бөек сугыш" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Чарага килгән балалар ике командага бүленеп ярышты. "Яшь сакчылар" һәм "Танкистлар" , бер-берсе белән узыша-узыша кроссворд чиштеләр, сугыш чоры җырларын искә төшерделәр, мәкаль-әйтемнәрне барладылар. Чара барышында аларга кыскача гына Георгий тасмасы турында тарихны сөйләп уздым, бергәләшеп авылыбыздан чыккан ветераннарны, тыл батырларын искә алдык.

Һәр ике команданың да тырышып "эшләве" нәтиҗәсендә дуслык җиңеп чыкты. Шәхсән үзем милләтебезнең, халкыбызның үткәнен яктырткан әлеге чаралар киләчәк буын өчен бик кирәкле, дип саныйм. Балаларыбыз, оныкларыбыз татар халкы, бөтен дөнья тарихында мәңге онытылмас тирән эз калдырган вакыйгаларның әһәмиятен белеп, аңлап үсәргә тиеш. Юкка гына бит безнең тапкыр халык " Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" димәгән.

Гүзәл Хәбибуллина.

Мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев