Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Тыныч, матур тормыш өчен без аларга рәхмәтле

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм концерты Чулман елгасы буенда дәвам итте.

Бирегә халык күп җыелган, олысы-кечесе тамашаны күзәтә. Район һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм бию төркемнәре, "Чулман йолдызлары" коллективы җыр-биюләр, театральләшкән тамаша әзерләгәннәр. Алар сугыш чорын чагылдырган җыр-биюләр генә түгел, тыныч тормышны сурәтләгән, татар халкының тарихына кагылышлы чыгышлар күрсәттеләр.

Сәхнә янәшәсендә хәрби палатка ясалган, анда ял итү, ашау өчен өстәл, урындыклар куелган. Палатка тирәли сәүдә нокталары урнашкан. Балаларга уйнау өчен батут бар. Теләгән кешегә тирда ату мөмкинлеге тудырылган.

Концертны күңел биреп карап утыручы әбиләр белән әңгәмә корып алырга уйладым. Туганнан туган әбиләр - Зәкия белән Суфия Хәмидуллиналар икесе сугыш елы балалары. "Әтиләребез өч туган, сугышка киткәннәр, әмма әйләнеп кайтмаганнар. Безгә ул чакта ике яшь булган. Үзебезне белгәннән бирле, бөтен авырлыкны үз җилкәбездә татып үстек. Әтиле балалар бәхетле алар. Безгә хөкүмәт тарафыннан да ярдәм булмады. Бүгенге бәйрәмдә дә без игътибарсыз калдык. Алданрак туган булсак тыл ветераннары, ә соңрак тусак әти белән үскән булыр идек",-дип уфтандылар алар.

Киләчәктә сугыш чорында туган балаларга да игътибар булмый калмас, әлбәттә. Бүген безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга без чиксез рәхмәтле.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев