Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Югары Тегермәнлек мәктәбендә Бари Шәвәлиев бюсты яңартылды (Фотолар)

Бүген Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбендә шушы авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында А.Матросов батырлыгын кабатлаган Шәвәлиев Бари Гани улына бюст ачылды.

Тантаналы вакыйгада район хакимияте башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев та катнашты.Шәвәлиев Бари Гани улы 1925 елда Түбән Тимерлек авылында туган. Уналты яшендә ул фронтка китә, фашист илбасарларына каршы канлы сугышларда катнаша. 1944 елның 23 июнендә "Багратион" операциясе барышында Белоруссиядәге Витебск өлкәсенең Осинторф авылы янында барган бәрелештә Бари Шәвәлиев фашист амбразурасын үз тәне белән каплап һәлак була. Бу каһарманлыгы өчен 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.Батыр татар егетен язучы Шамил Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" әсәрендә мәңгеләштергән. Шәвәлеев исемен Казан урамнарының берсе йөртә.Бари Шәвәлиев турында тарихи материалларны туплауда директор Габдрахманов Илфар Габделхәй улы җитәкчелегендә Югары Тимерлек мәктәбе зур хезмәт куя. Мәктәп музеенда каһарман якташларына багышланган бай гына күргәзмә тупланган. Директор башлангычы һәм меценатлар ярдәмендә мәктәп ишегалдында Бари Шәвәлиевның бюсты яңартылды да инде. Элекке бронза бюст таушалган иде инде. Яңаны исә шушы авылда туып үскән,Авыл гына түгел, район күләмендә зур дип танылырга тиешле вакыйгада авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты.

http://magarif-uku.ru/tegermenlek-avylynda-bari-sheveliev-b/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев