Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Җинү бәйрәме белән котлады

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләде.

Моннан 70 ел элек совет гаскәрләре илебезгә бәхәссез олы Җиңү бүләк итте. Бу дата илкүләм горурлык, Җиңү бүләк иткән бабаларыбызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү, олы хәсрәт һәм мәңгелек хәтер символы булып кереп калды. Бөек Җиңүнең бәхәсе- зур югалтулар һәм олы корбаннар. Шуңа карамастан, ул ил халыкларына тынычлык бүләк итте,-дип, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Татарстан лидеры ветераннарны сугышта һәм тылда күрсәткән каһарманлыгы бер кайчанда онытылмаячагын ассызыклады. Алар өчен тораклар төзелүен, социаль медицина хезмәтләрен күрсәтелүен дә әйтеп узды ул.

Сез безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм геройлык өлгесе булачаксыз. Сезгә карата һәрвакыт җылы мөнәсәбәт күрсәтәчәкбез. Без сезнең алда баш иябез!- дип мөрәҗәгать итте ул ветераннарга.

Бәйрәм чарасына республика шәһәрләре һәм районнарыннан барысы 494 сугыш һәм тыл ветераннары килгән иде. Алар арасында безнең районнан да сугыш ветераны Каюм Сафин, блокадачы Минниса Шәйхетдинова, тыл ветераннары Николай Артышев һәм Иван Булатов хөрмәтләнде.

Фото: http://m.protatarstan.ru/events/prezident_tatarstana_rustam_minnikhano…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев