Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

“Ике тапкыр яндым танкта”

(Сугыш, милиция ветераны Сәхибетдин Шәйхетдин улы Камалов истәлекләреннән).

Мин Кызыл Армия сафларына 1942 елның 24 августында чакырылдым. Иң элек Горький өлкәсе Богородск шәһәрендәге 6 нчы уку автомобиль полкына җибәрделәр. 1942-43 елларда Воронеж фронты санитар идарәсенең авто-санитар ротасында шофер булып хезмәт иттем. 1944 елда Владимир шәһәрендәге 15нче уку танк полкында механик-йөртүче һөнәрен үзләштердем.
Октябрь аенда беренче хәрби техникамны-"СУ-76" танкын кабул итеп алдым. 4 нче Украина фронтында дошманнарга каршы көрәштем.
1945 елның кышында булган каты бәрелешләрнең берсендә танкыбызга снаряд эләкте. Мине госпитальгә, танкымны ремонтка җибәрделәр. Яраларым төзәлүгә яңадан частемә кайттым. Яз көне хәрби машинабыз икенче мәртәбә көчле ут астына эләкте һәм янды. Үземә дә озак кына госпитальдә дәваланырга туры килде. Мин "СУ-76"ның механик-йөртүчесе булып Чехословакияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаштым. Германия җирендә дә немецларны дөмбәсләргә туры килде. Армия сафларыннан 1947 елда гына кайттым.
Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен III дәрәҗә "Дан", ике I дәрәҗә «Ватан сугышы», II дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнарына лаек булдым.
Тыныч тормышта халык хуҗалыгының төрле тармакларында, колхозда эшләдем. 1955 елдан 1977 елга кадәр район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып хезмәт иттем.
Фото:

http://www.kasparov.ru/material.php?id=4819676744672

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев