Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Бикчурай Чаллысы авылында мәрмәрдән һәйкәл ачылды

Кендек каны белән шушы авылга бәйле эшмәкәр Ленар Гаяновның авылдашларын беренче тапкыр гына сөендерүе түгел.

Изгелек гамәлләрен өлкән яшьтәге бер гаиләгә йорт салып бирүдән башлаган авыл меценанты соңгы елларда якташларын мәчетле, мәдәният йортлы, китапханәле итте. Менә Ленар Гаянов авылдашларына тагын бер бүләк әзерләгән булып чыкты. Бәйрәм көннәрендә сугыштан катнашучы 146 бикчурайлы хөрмәтенә мәрмәр һәйкәл калыкты.
-Исемнәре бу һәйкәлгә куелган авылдашларымның өчтән бере диярлек безнең ыру-нәселгә барып тоташа. Улымның бу гамәлен бик изге итеп саныйм,-ди Ленарның әтисе Ислам ага Гаянов. -Сугыш бирде кирәкне. Һәр гаиләне сагыш ачысына, күз яшьләренә төрде ул. Үзем дә 7 яшькә кадәр әтисез үстем. Җиде елдан гына беренче тапкыр күргән әтиемә "абый" дип дәшеп йөрүем хакында еш искәртә иде әтием,-дип тә өстәп куйды ул.
Әйе, бу авылда да бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран да калмаган инде. Һәйкәл янында алар адресына яңгыраган олуг-изге сүзләр рухларына дога булып ирешсен дигән теләктә калыйк.
Вазыйх Фатыйхов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев