Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Бүген Масловкада мемориаль комплекс ачылды

Әлеге тарихи һәйкәлне эшмәкәр, «Мегастрой» компаниясе президенты Владимир Малыгин торгызырга уйлаган.

Зур чыгымнар таләп иткән бу мемориаль комплекс заманча материаллардан сафка бастырылган. Һәйкәлнең үзәге чокып эшләнгән өч сугышчының сүрәтеннән гыйбарәт. Аның итәгенә авылның сугыш кырында калган ир-улларның исемнәре уелган ике плитә урнаштырылган.
Масловка- Советлар Союзы Герое Игнатий Павлович Петухов туган төбәк буларак та олуг горурлык ноктасы. Комплексны торгызучылар аның истәлегенә аерым махсус стена булдырганнар. Хәер, болар һәм комплексның ачылу тантанасы хакында газетабызның киләсе санында хәбәрчеләребез фоторепортажыннан таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев