Бүген Балык Бистәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган олы бәйрәм тантанасы узды( фотолар)
Район үзәгендә узган бүгенге бәйрәм тантанасына халык күп җыелган иде.
Тантана котлаулардан башланып китте. Балыкбистәлеләрне район башлыгы Илһам Валеев һәм бәйрәмгә килгән республика кунаклары тәбрикләде. бу көнне район үзәгендәге һәйкәлләргә веноклар, чәчәклә салынды, парад узды. Аннан бәйрәм Кама ярында җыр- биюләргә уралып дәвам итте. Бу бәйрәмнән тулы фоторепортажыбыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.
Вазыйх Фатыйхов фотолары. Фотоларның тулырак варианты белән сайтыбызда алга таба да танышырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев