Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Батырларны хөрмәтләүнең үзәге үзгә шаулады (ФОТО)

Барлык илебез халкының көтеп алган олы бәйрәменә табигать тә чын-чынлап сөенгәндәй тирә-юньгә ямь биреп, нурга күмеп, юмартчанлыгы белән сөендерде.

Туган ил, туган җиребез өчен үз гомеребезне кызганмаган каһарман батырларыбызны райондашларыбыз онытмый. Һәр авылда диярлек сугыш ветераннарына тыл батырларына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Бөек Җиңү бүләк иткән ветераннарыбызны тылда хезмәт иткән өлкәннәрне хәтердән сызып атырга хакыбыз юк безнең. Районыбыздан сугышка 12 меңнән артык егет һәм кыз киткән. Тик ни кызганыч, бүгенге тарихи, Олы җиңүнең 70 еллыгын 40 тан артык сугыш ветераннары һәм ни бары 800 дән артык тыл батырлары гына бөтен райондашларыбыз белән бәйрәм итә алдылар. Быелгы тантанага район үзәгенә бик күп халык җыелган иде.
-Районыбыз халкы Бөек Җиңү хакына зур өлеш кертә алуы белән тарихка кереп калган. Тыл батырлары да "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен" дигән лозунг астында фидакәрь хезмәт куйганнар. Без аларны мәңге онытмабыз,- дип муниципаль район багшлыгы Илхам Валеев бүгенге тантананы ачып барлык райондашларны Олы Җиңү көне котлап, тантананы ачып җибәрде. Бик күп райондашларыбыз белән каршыларга Олы бәйрәмне республика кунаклары да килгән иде. Татарстан республикасы хөкүмәт вәкиле, республиканың яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Владимир Леонов республикабыз җитәкчелегенң балыкбистәлеләргә бәйрәм котлавын җиткерде. Район хәрби комиссары Фәрит Вагапов, сугыш ветераны Гәйнетдин Мусин һәм районның яшь буын вәкилләре исеменнән Булат Мөхәммәтҗанов бөтен райондашларыбызны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Җиңү парадыннан соң оешма, предприятия һәм учрежденияләр район үзәгендәге геройлар аллеясына, биредә әле быел гына тыл батырлары хөрмәтенә ачылга обелискка һәм батырлык һәйкәленә веноклар салдылар, чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Идрис Аметов, Гөлназ Зарипова.
Фото авторы Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев