Леонид Чихирев инкыйлаби максатлы җан
Авыл һәм кеше

Леонид Чихирев инкыйлаби максатлы җан

Йорты янәшәсендә 17 баш мөгезле эре терлек асрап ята ул. Шулар янәшәсендә генә дистәләгән баш сарыклар тота.

Бүгенге көндә 18 әр сумнан 300- 400 әр килограмм сөт саталар. Җәйге чорда сөт сатуның күләме 1500- 2000 шәр килограммга җитә. Малларын тулы рационда тоту өчен азыгы: фуражы, печәне җитәрлек итеп әзерләп куелган. Бакчасында 30 баш мал сыярлык яңа мини ферма торгызып куйган.

Сине керә-керешкә гади генә авыл өе каршылый. Йорт эченә үткәндә дә шундый серле гадилек сине озата йөри сыман. Бер адым җитмәгән лә икән югыйсә, тупсаны атлап керүгә сабый тавышы бар уйларның тыныч халәтен җимерде дә куйды." Онык бармы әллә Леонид?",- дигәнемне абайламый да калдым ." Үземнеке",- диде ул горур гына.
Бу җавапны ишетә төшкән булса кирәк,өй эченә үтүгә әңгәмәгә бала тоткан ханым кушылып китте." Аңа 59 тулганда бала алып кайттым да куйдым әле",- диде җавабыннан канәгать ханым. Минем белән әңгәмәгә кушылып киткән яшь ана, минем язмамның хуҗасы -Леонидның тормыш иптәше Елена булып чыкты. Әңгәмә дигәннән барысы май язгандай шундый җайлы гына язылды.
Аз-маз гына тормыштан...
Кем соң ул минем язмамның төп герое? Леонид Чихирев. Мель.Починок авылында гади генә крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач , ул елларның шаукымы белән Түбән Кама шәһәренә матур тормыш, хезмәт урыны эстәнеп чыгып киткән егетләрнең берсе ул.Тапкан бит, максатына да ирешкән, эретеп- ябыштыручы һөнәрен үзләштергән, эшкә урнашкан.Нәкь ул теләгәнчә тәгәрәгән язмыш йомгагы. СССР чоры. Хезмәт алдынгысы буларак, аның кулына "Ил приказы!" шигарендә Африкага (авт. Нигериягә!) металлургия комбинаты төзелешенә юллама тоттыралар. Армиядәге солдат сыман, кире кагу мөмкинме соң? Леонид бу континенттагы хезмәт көннәрен еллар сыман гайрәтләнә- гайрәтләнә искә ала. 50- 60 градус эсселек, күз күрмәгән хезмәт хакы, абруй, дан- шөһрәт, кыскасы үзе бер тарих... Туган илгә кайтып төшсәләр, әйтерсең дөнья аслы- өсле килгән- СССР дигән дәүләт таралган, Рәсәйгә әйләнгән. Алып кайткан хезмәт хакы үз эквивалентын югалткан, тагын әллә ниләр. Әйтерсең , барысы төштәгенә кебек.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.

җан

Нет комментариев