Зөләйха Дубровина өч авылда  көтеп алган почтальон
Җәмгыять

Зөләйха Дубровина өч авылда көтеп алган почтальон

Зөләйха Дубровинага 74 яшь. Гомерен сыер савуга багышлаган ханым хат ташучы булып китә.

 Хутор халкы аны бик ярата һәм еш кына хат ташучыны алыштырып торырга үтенә. Аннары кызы – почта бүлеге начальнигы Наҗия Подгорнова белән эшли  башлый. Планнарны бергәләп йөз процентка үтиләр. Сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле, кызына эштән китәргә туры килә, һәм ул үз урынына Надежда Петровна Кондратьеваны калдыра. Бүген дә алар бергә эшлиләр. Укмаста хат ташучы киткәч, бу авылга да хезмәт күрсәтә башлый Зөләйха ханым.
Шулай итеп, хат ташучы булып ундүрт ел хезмәт куям. Мин бит инде олы яшьтә. Эшемне калдырырга уйлаган идем, ләкин халык мине җибәрергә теләми. «Кем безгә газеталар һәм пенсия китерәчәк?» – дип борчыла алар», - ди ул.
Бүген Зөләйха ханым Дубровина Шумково, Хутор, Укмас авылларына хезмәт күрсәтә: вакытлы матбугат китерә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыя, пенсияләр һәм субсидияләр өләшә. Акчаларны ул үзенә дә, алучыларга да уңайлы булсын өчен алдан ук конвертларга салып куя.

– Элек почта китерү өчен машина бар иде. Ә хәзер юк. Еш кына газета-журналлар таратыр өчен кызымның машинасына ягулык салып авылларга чыгып китәбез. Аның ярдәменнән башка мин эшли алмас идем, – ди Зөләйха ханым. – Газеталарны безгә төреп китерәләр. Мин журналга теркәп куям, һәркайсын билгеләнгән кеше өчен имзалыйм. Почта килмәгән көннәрдә үзем Балык Бистәсенә барам. Газеталарны халыкка вакытында илтеп бирергә кирәк бит, – ди ул.


Иң зур кыенлык – авыллар арасында юллар булмау. Яңгырлы көннәрдә, чыланмас өчен, ике плащ киям. Танышымның өенә кереп өс-башымны, резин итекләремне чистартам да газеталар таратырга китәм, – дип сөйли Зөләйха ханым.

«Җәяү йөрү арытмыймы?» – дип сорагач, «Мин күп йөрергә күнеккән инде. Юлдашларым белән барганда, алар минем арттан өлгерми. Юлда игътибарымны читкә юнәлтмәскә тырышам. Мине һәр йортта ачык йөз белән каршы алалар, бераз сөйләшеп алабыз. Пенсия биргәндә мин акчагыз бәрәкәтле булсын дип телим. Ә алар җавап итеп миңа «Исән-сау йөр, тагын кил, көтәбез» – дип озатып калалар.


Күп кенә пенсионерлар, бигрәк тә ялгызлар өчен, аның килүе – көннең төп вакыйгасы, сөйләшеп алу, кайгыртуны тою мөмкинлеге.
Теләсә нинди һава торышында – көзге пычракта да, кышкы бураннарда да – аның маршруты үзгәрми. Чөнки ул белә: аны анда һәрвакыт көтеп торалар. Бу эш аңа күптән инде гадәти вазыйфа гына түгел.

Ул  кешеләргә кирәк булудан, аларның рәхмәтен тоеп яшәүдән килгән тормыш мәгънәсе. Зөләйха ханым Дубровина кебек олы йөрәкле, тыйнак геройлар – авыл җиренең чын йөзе дә, ныклы терәге дә.
 


Нет комментариев